Чаллыда Рафис Корбан белән очрашу узачак
22 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең М. Җәлил исемендәге үзәк китапханәсенең актлар залында “Яшик әле, гомерләрне җырга тиң итеп…” дип исемләнгән татар драматургы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан белән очрашу оештырыла.